news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

189 апаслы юлда йөрү кагыйдәрен бозган өчен икеләтә түләячәк

Гаепле кеше аңа автоинспекторлар тарафыннан салынган штрафын 60 көндә түләмәсә беренчел штраф күләме икеләтә арта.

(Апас, 7 июнь, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев).189 апаслыга һәм чит төбәк гражданнарына юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф суммасын икеләтә арттыру яки административ кулга алу җәзасы кулланганнар, дип яза район газетасы сайты.

Гаепле кеше аңа автоинспекторлар тарафыннан салынган штрафын 60 көндә түләмәсә беренчел штраф күләме икеләтә арта, аны суд аша барыбер түләтәләр яки альтернатива рәвешендә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алулары (арест) мөмкин. Эчкән килеш руль артына утыручыларга, тизлек яратучыларга, юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозучыларга автоинспекторлар игътибарын җәлеп итү хәзер шулай итеп аеруча бик кыйммәткә төшә. РФ Административ Кодексының 20.25 маддә, беренче өлеше буенча Апас җәмәгать судында ел башыннан әнә шундый дистәләгән эш каралды.

-Алкогольле эчемлек кулланып юлда автоинспекторлар кулына эләккән шоферлар белән хәзер бик коры сөйләшәләр. Ул расланса, суд карары белән аңа 30 мең сумлык штраф салалар, озак вакытка-ел ярымга кадәр - аның транспорт чарасы белән идәрә итү хокукы чикләнә һәм правасы алына. Хәзерге Законнар буенча җәза вакыты тәмаланып, таныклыкны кулга кире алу өчен яңадан медицина тикшерүе узарга һәм юл йөрү кагыйдәләре дәүләт сынавын да кабаттан тапшырырга кирәк, - дип кисәтә апаслыларны район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100