Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2026 елда Россиядә түләүсез яңадан укыту өчен 186 һөнәр расланды
Кадрлар илкүләм проекты кысаларында түләүсез яңадан укыту өчен һөнәрләр исемлеге 2026 елда хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган 186 белгечлекне үз эченә ала. Махсус хәрби операция ветераннары өчен исемлек өстәмә рәвештә 27 юнәлешкә киңәйтелде, дип белдерде Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков ведомствоның йомгаклау коллегиясендә. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Котяков ачыклык керткәнчә, һөнәрләр исемлегенә хезмәт базары ихтыяҗларының җиде еллык фаразы нигезендә төзәтмәләр кертелгән.
Министр шулай ук хәбәр иткәнчә, 2026 елда кимендә 4 мең кешене бушлай укыту ниятләнә. 2030 ел ахырына кадәр программа кысаларында 700 меңгә якын граждан ихтыяҗ зур булган яңа күнекмәләр ала алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз