news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1800 татарстанлы хаҗның төп гамәлләрен башкара

Башка үзәнлекләрдән аермалы буларак, биредә палаткалар юк. Үзләре белән хаҗилар бары кирәк-яракларны гына алдылар.

1800 татарстанлы хаҗның төп гамәлләрен башкара
dumrt.ru

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Татарстан хаҗилары бүген Мөздәлифә үзәнлегендә төн кунды. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/11/191393/

Башка үзәнлекләрдән аермалы буларак, биредә палаткалар юк. Үзләре белән хаҗилар бары кирәк-яракларны гына алдылар. Биредә башта күмәк рәвештә төркем җитәкчеләре белән дога кылынды, аннары Бөек Раббыбызга һәркем үзенең догаларын җиткерде. Хаҗилар кояш чыгар алдыннан Мина үзәнлегендәге палаткаларына юнәлде.

Мөздәлифә белән Мина арасы якынча ике-өч чакрым. Алар бу араны «Ләббәйкә» әйтеп җәяү үтте. Палаткаларга кайтып бераз хәл алганнан соң, тагын бер хаҗ йоласын үтәү бурычы тора иде. Җәмәрат дигән махсус урынга барып таш ату.

Хаҗилар төркеме ташлар атып өйлә намазына кайтып җитүгә, төркем җитәкчеләренә бер-бер артлы корбан чалыну турында хәбәр килеп ирешә башлады. Һәр хаҗи исеменнән корбан чалу белән махсуслашкан фирмалар шөгыльләнде. Корбан чалыну хәбәрен ишеткәч ихрам халәтеннән чыгарга мөмкин – бу хаҗ гыйбадәтендә махсус тыюларның бетүен аңлата. Ихрамнан чыгу өчен чәч алдырырга кирәк.

Чәч алдырып, юынганнан соң алар гадәти киемнәрен киячәк. Шулай итеп, бүген төнлә хаҗилар Минадан Мәккәдәге Әл-Хәрәм мәчетенә барып тәваф әл-Ифада кылачак, Ибраһим макаме артына басып ике рәкәгать намаз укыячак, зәм-зәм суы эчәчәк, Сафа һәм Мәрва таучыклары арасын йөгереп узачак, һәм янәдән Минадагы палаткаларга кайтып урнашачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100