news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сайлауда катнашучылар саны 18.00 сәгатькә 63 проценттан артты

Сайлауда катнашучылар саны 18.00 сәгатькә 63 проценттан артты
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

18:00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда катнашучылар саны 63,3 процент булды. Бу хакта «Сайлаулар» системасына сылтама белән үзенең Телеграм-каналында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе яза.

Өч сәгать эчендә – көндезге өчтән соң – республикада сайлаучыларның тагын 14,6 проценты тавыш биргән.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә, иртәнге җидедә башланды. Партия исемлекләре һәм бер мандатлы округлар буенча иллешәр депутат сайлана.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россиянең либераль-демократия партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе». 100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot