news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

18 яшьлек Актаныш егете Нефтекамск шәһәреннән сайлауларга махсус килгән

Актаныш районында тугызынчы чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау өчен сайлау участоклары ачылды. 619 нчы участокта тавыш бирү Россия һәм Татарстан гимннары белән башланып китте. Участокны ачуда район башлыгы Ленар Зарипов катнашты.

619 нчы участокта 1374 сайлаучы теркәлгән. Алар арасында – беренче тапкыр тавыш биргән 27 яшь кеше. Аларның берсе Рамазан Гәрәев булды. Ул Актанышта туып үскән, хәзер Нефтекамск нефть көллиятенең өченче курсында укый. Бу елның апрелендә аңа 18 яшь тулган.

Тавыш бирүдә катнашу өчен, егет туган районына махсус кайткан. Аның сүзләренчә, бу аның шәхси карары булган.

«Әйе, махсус килдем. Бу минем шәхси теләгем иде», – дип сөйләде Рамазан Гәрәев.

Алда торган сайлаулар турында аңа көллияттә сөйләделәр. Шуннан соң ул тавыш бирүдә катнашырга карар кыла һәм алдан ук Актанышка барырга рөхсәт сорап гариза яза.

«Илдә үзгәрешләр булуын телим. Әлбәттә, аларның яхшы якка булуын теләр идем. Тынычлык булуын, сугышлар булмавын телим», - диде яшь сайлаучы.

news_right_1
news_right_2
news_bot