news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

18 яшьлек Мамадыш кызы: Илебез тарихына үз өлешемне кертергә телим

Мамадыш районында барлыгы 251 яшь буын вәкиле беренче тапкыр сайлауда катнашачак.

18 яшьлек Мамадыш кызы: Илебез тарихына үз өлешемне кертергә телим
видеодан скриншот

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», «Нократ»). Мамадышта яшәүче 18 яшьлек Лилиана Зәйдуллина беренче мәртәбә гражданлык бурычын үтәргә һәм тарихи вакыйгада катнашырга сайлау участогына килгән. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

«Март аенда 18 яшь тулды, шуңа күрә сайлауларда беренче мәртәбә катнашам. Мин дә илебез тарихына үз өлешемне кертергә телим. Киләчәгем һәм иминлегем өчен борчылам, чөнки Конституция — ул, беренче чиратта, Россия гражданнарының иминлеге сагында торучы документ. Шулай ук мин яңа Конституциянең гаилә кыйммәтләрен саклап калу турындагы өстәмәләре яклы», — ди быел КФУның беренче курсын тәмамлаган Лилиана Зәйдуллина.

Илнең төп законына үзгәрешләр кертү буенча сайлауда Мамадыш районында барлыгы 32 867 кеше катнаша. 251 яшь буын вәкиле беренче тапкыр тавыш бирәчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot