news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

18 яше тулмаган затларга машина йөртү таныклыгы бирергә рөхсәт итәргә мөмкиннәр

Россиядә 16 яшькә җиткән затларга машина йөртү таныклыгы бирергә рөхсәт итәргә тәкъдим иттеләр. Әмма сүз укуда, спортта яки эшмәкәрлектә зур казанышларга ирешкән яшүсмерләр турында гына бара, дип яза ТАСС.

Инициатива авторлары сүзләренчә, кайбер 16-17 яшьлек егетләр һәм кызлар җитди белем бирү проектларында катнашалар, югары дәрәҗәдәге спорт ярышларында җиңәләр һәм бизнес белән шөгыльләнәләр. Мондый казанышлар дисциплиналылык, карар кабул итә белү, вакыт һәм ресурслар белән идарә итү турында сөйли. Бу күнекмәләр яшьләргә куркынычсыз рәвештә машина йөртергә ярдәм итәчәк, дип ышаналар парламентарийлар.

Шулай ук, депутатлар фикеренчә, машина йөртү таныклыгын вакытыннан алда алу яшьләрнең активлыгын хуплаячак, ләкин шул ук вакытта юлларда куркынычсызлык дәрәҗәсен төшерергә ярамый. «Иминиятләштерү» сыйфатында мондый затларны автомәктәптә уку һәм ЮХИДИ имтиханнарын тапшыру гына түгел, ә психологик тестлар узарга да мәҗбүр итәргә кирәк, дип тәкъдим иттеләр Дәүләт Думасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot