news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

18 тапкыр Олимпия чемпионы Майкл Фелпс Казанга ДЧ-2015 кә кунак буларак чакырылды

Элек америкалы исерек килеш машина йөрткән өчен ярты елга дисквалификацияләнгән иде, ул дөнья чемпионатында катнашудан баш тартырга карар иткән

  (Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). 2015 елда Казанда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын оештыручылар 18 тапкыр Олимпия чемпионы Майкл Фелпсны мәртәбәле кунак буларак чакырган. Бу хакта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белдерде, дип яза «Р-Спорт».

Элек америкалы исерек килеш машина йөрткән өчен ярты елга дисквалификацияләнгән иде. Спортчы дөнья чемпионатында катнашудан баш тартырга карар иткән.
“Әлбәттә Фелпсның ярышларда катнаша алмавы үкенечле, - диде Леонов. – Төрле вакыйгаларга карамастан, ул безнең өчен зур казанышларга ирешкән бөек спортчы булып калачак. Шуңа күрә, без Йөзү федерациясе һәм FINA белән аны мәртәбәле кунак буларак чакыру турында килештек”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100