news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

18+ тамгасы белән уздырылучы «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә мәктәп балалары да килә ала

18+ тамгасы белән уздырылучы «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә мәктәп балалары да килә ала
Солтан Исхаков

Блогер, тел активисты «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең алып баручысы Ләйлә Лерон-Бахмутова акциянең 18+ тамгасы белән уздырылуына карамастан, чарада мәктәп балалары да катнаша алуын әйтте.

«Чараның 18+ тамгасы белән уздырылуы мәктәп балалары өчен дә кызык, рөхсәт ителмәсә дә, алар чарада барыбер катнашыр иде. 18+ тамгасы балаларны җәлеп итәр өчен, олылар нәрсә турында сөйләшә микән дип, килсеннәр өчен куелды. Дөньяны колачлау, дөньяны үзгәртү теләге — болар барысы да бүгенге 18+ яшьләр холкына хас сыйфатлар», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Моннан тыш, шигъри перфоманс та узачак. «Татарстанның халык шагыйрьләре, Тукай бүләге ияләре Ркаил Зәйдулла һәм Ләбиб Лерон үзләренең 18 яшьтә язган шигырьләрен укыячак. Татарстанның халык шагыйре һәм Тукай бүләге лауреаты Рабит Батулла бу көнне әдәби тәнкыйтьче буларак чыгыш ясап, каләмдәшләренең яшь вакыттагы иҗатына бәя бирәчәк», - диде Ләйлә Лерон-Бахмутова.

«Мин татарча сөйләшәм» концерты сценариен язучы, тел активисты Динара Зиннәтова акциягә 18 ел булуын искәртте. «Шуңа күрә дә 18+ тамгасы белән билгеләдек. Бу 18+ аудиториясе генә була дигән сүз түгел», - дип өстәде ул.

«Мин татарча сөйләшәм!» чарасы быел берничә юнәлешне берләштерә: «Kazan Quest» квест-уены, «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыру, Татар теле Рәисен сайлау, шигъри перфоманс, җанлы татар музыкасы бәйгесе һәм гала-концерт.

Беренче мәртәбә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында Татар теле Рәисе сайланачак. Моның өчен «Мин татарча сөйләшәм-2023» акциясен интернетта иң киң яктыруга бәйге уздырыла. Бәйгедә җиңүче «Татар теле Рәисе 2023» исеменә лаек булачак, һәм аңа бер ел дәвамында махсус кунак буларак татар чараларына катнашу хокукы бирелә.

  • «Мин татарча сөйләшәм!» гала-концертын музыкант Марат Зинхар һәм блогер Ләйлә Лерон-Бахмутова алып бара. «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең оештыручысы — Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Аларга Татарстан мәдәният министрлыгы, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитеты һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәм күрсәтә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100