news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

18 штрафын түләмәгән татарстанлыга 360 сәгать мәҗбүри эш билгеләнгән

Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 18 беркетмә тутырылган машина йөртүчегә 360 сәгать мәҗбүри эш билгеләнгән. Бу хакта Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе хәбәр итә.

Ир-ат озак вакыт бурычын түләмәгән. Материалларны караганнан соң, суд һәр беркетмә буенча 20 сәгать мәҗбүри эш билгеләгән, барлыгы – 360 сәгать.

Приставлар билгеләп үткәнчә, бурычны түләү суд билгеләгән административ җәзаны үтәүдән азат итми.

news_right_1
news_right_2
news_bot