news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

18 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Малайзия белән хезмәттәшлекне дәвам иттерәчәк, 2018 ел уңышына нәтиҗә ясалды, Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башлана.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Малайзия арасында яхшы хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар/ Татарстан Президенты эш сәфәре кысаларында Малайзиядә Джохор штатының эшлекле даирәләре белән очрашу үткәрде.



Татарстан – уңыш күләме буенча Идел буе федераль округында беренче урында/ Татарстан игенчеләре бер гектардан 26 центнер уңыш җыеп алган.



Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башлана/ Курсларны уздыру вакыты да озайтыла: белем бирү дәвамлылыгы элеккечә 3 айга түгел, ә ярты елга исәпләнгән.



Казан дәүләт энергетика университеты 50 еллык юбилеен билгеләп үтә/ КДЭУга беренче курска укырга керү өчен БДИдан уртача 70 балл кирәк.



Артист Ирек Хафизовның улы “Зөләйха” сериалында төшә/
 Татарстанның Лаеш районында Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча сериал төшерелә.



“Татмедиа”да республикакүләм журналистлар бәйгесе җиңүчеләрен котладылар – исемлек/ "Татар-информ" хәбәрчесе "Антиэкстремизм тематикасы буенча интернеттагы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы публикация" номинациясендә җиңде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100