news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

18 сентябрьдә Татарстанда «ВИЧка тест. Экспедиция» Бөтенроссия акциясе старт ала

Акциянең максаты – кешеләргә ВИЧ-инфекция турында мәгълүмат бирү, үзеңне һәм якыннарыңны якларга ярдәм итү.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним экспресс-тестлаштыру буенча Бөтенроссия акциясе РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясендә 2020 кадәрге чорга ВИЧ-инфекциянең таралуына каршы тору Дәүләт стратегиясе кысаларында инде өченче ел рәттән үткәрелә.

2018 елда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «ВИЧка тест. Экспедиция» Бөтенроссия акциясе 12 июньнән 7 ноябрьгә кадәр уза. Мобиль тестлаштыру пунктлары, 120 шәһәрне колачлап, Россиянең 30 төбәге аша үтәчәк.

Автомобиль бортларындагы «ВИЧка тест. Экспедиция» дигән язу үзенең ВИЧ-статусын белергә теләгән һәркем өчен ориентир булачак.

Акциянең максаты – кешеләргә ВИЧ-инфекция турында мәгълүмат бирү, үзеңне һәм якыннарыңны якларга ярдәм итү.

Татарстан Республикасы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним экспресс-тестлаштыру буенча «ВИЧка тест: Экспедиция» III Бөтенроссия акциясендә катнашучы егерме беренче төбәге булачак. Тестлаштыру Казан (18,19, 21 сентябрь), Чаллы (18 сентябрь), Түбән Кама (19 сентябрь) һәм Яшел Үзән (20 сентябрь) шәһәрләрендә узачак.

Акциянең барышы турында тулырак мәгълүмат www.o-spide.ru сайтында урнаштырылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100