news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

18 октябрьдә Татарстан Дәүләт Советы утырышында 30дан артык мәсьәлә каралачак

Төп мәсьәлә - 2019 елга һәм 2020-2021 елларга республика бюджеты турында закон проекты.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 42 нче утырышы 18 октябрьдә була. Киләсе утырышта 30дан артык мәсьәлә каралачак, шул исәптән 2019 елга һәм 2020-2021 елларга республика бюджеты турында закон проекты. Бүген бу хакта республика парламенты президиумы утырышында билгеле булды.

"Татарстан Республикасы бюджетын карауга җитди әзерлек эшләре алып барылды. Татарстан Президентының парламентка Юлламасы - республиканың үсеш векторы, ә бюджет – Рөстәм Миңнеханов куйган бурычларны үтәү коралы", - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының киләсе утырышында 33 мәсьәлә, шул исәптән тугыз республика закон проекты каралачак.

"Республика бюджеты проекты Дәүләт Советы комитетлары утырышларында, парламент тыңлауларында җентекләп тикшерелде, шулай ук муниципаль районнарда зона киңәшмәләре уздырылды. Быел бюджет проектын һәр комитет аерым карады. Киләсе елның бюджеты үтеп бара торган елдан керем ягыннан артык. Тулаем алганда, бюджет социаль мәсьәләләрне яклый. Бюджетның 70 проценты социаль юнәлешкә тотыла, халыкның яшәү шартларын кайгыртырга кирәк", - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Республика парламенты секретаре Лилия Маврина билгеләп үтүенчә, традиция буенча октябрь – ул 2019 елга һәм 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында Татарстан закон проектлары карала торган ай.

Беренче укылышта шулай ук Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертелә торган закон проектлары, Татарстан Республикасы Конституция суды һәм Татарстан Республикасы Хисап палатасы турындагы законнар, энергияне саклау һәм Татарстан Республикасы территориясендә энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында закон проектлары каралачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100