news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

18 нче шәһәр хастаханәсе диагностика үзәгендә пациентлар әгъзаның 3D моделен күрә ала

Телефон яки планшет ярдәмендә, томограф аша төшерелгән орган күренә.

(Казан, 24 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанның 18 нче шәһәр хастаханәсендә ачылган диагностика үзәгендә Пациент магнит резонанс-томограф, рентген компьютер томографында, УЗИ җиһазында тикшеренү узып, үз органын 3D форматта күрә ала. Бу хакта журналистларга бүген пресс-тур барышында күрсәтелде.

Цифрлы галограмма рәвешендә кәгазь битнең кире ягында махсус тамгалар бар, махсус кушымта ярдәмендә шул галограмма өстеннән йөрткәндә, гаджет экранына сурәт чыга.

“Пациент ул сурәтне телефонга, йә планшетка күчерә ала. Шул рәвешле, телефон яки планшет ярдәмендә томограф аша төшерелгән орган күренә. Аны төрле яклап карап, эчен дә күреп була”, – дип табиблар эшләп торган йөрәкне күрсәтте.

“Хәзер без эчке проекция технологияләре буенча эшлибез. Баш мие, борын куышлыгында проблемалы зоналарны, кисталарны да күрә алабыз. Бу бездә үтемле технология”, – ди белгечләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot