Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
18 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
“Татар-информ”да эшләрендә уңышка ирешкән хезмәткәрләр матбугат көне уңаеннан бүләкләнде, Гагарин кубогын Әлмәткә алып кайттылар.
Миңнеханов Кытай автоҗитештерүчеләрен Татарстан белән тыгызрак хезмәттәшлек итәргә чакырды / Татарстан Президенты хезмәттәшлек мәсьәләләрен җентекләп өйрәнү өчен компания вәкилләрен республикага чакырды.
"Татар-информ" агентлыгы фотокорреспонденты Рамил Гали мактаулы исемгә лаек булды / Рамил Гали - Россия күләмендә танылган фотограф.
“Татар-информ”да эшләрендә уңышка ирешкән хезмәткәрләр матбугат көне уңаеннан бүләкләнде / “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьмин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясен "беренче номер" дип атады.
Камал театры акциясе: футбол җанатарларына спектакль билетлары ташлама белән сатыла / Чемпионатның мәдәни программасындагы спектакльләр 14 июльдән башланып, 6 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Күп функцияле үзәкләрдә “Үлемсез полк” өчен фотоны бушлай ясатып булачак / Бу офисларда Бөек Ватан сугышы ветераннары реестры төзеләчәк.
Татарстанда давыл аварияләр чыгару, электр тапшыру линияләренә зыян салу ихтималы бар / Иртәгә көндез һәм кичен Татарстанда, шул исәптән Казанда, яшенле яңгыр һәм боз явуы, җилнең тизлеге секундына 26 метрга кадәр җитүе көтелә.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Матбугаты көне белән котлады / Фәрит Мөхәммәтшин югары рейтинглар, яхшы тиражлар һәм бәхет теләде.
Гагарин кубогын Әлмәткә алып кайттылар / Кубокны «Татнефть» компаниясе штаб-фатирының төп холлында, аннан Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге паркта күрсәтәләр.
Диния нәзарәте татар теле укытучылары арасында конкурс игълан итә / Җиңүчегә бүләк – Хаҗга юллама.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз