news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

18 майдан Т.Миңнуллин урамында һәм Себер тыкрыгында хәрәкәт өлешчә ябыла

Юлның бу өлешендә канализация салу һәм суүткәргеч төзү эшләре башкарылачак.

(Казан, 17 май, “Татар-информ”). Казанда 18 майдан 27 майга кадәр Т.Миңнуллин урамында һәм Себер тыкрыгында хәрәкәт өлешчә ябыла. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

18 майдан 21 майга кадәр Т.Миңнуллин урамының 19нчы йорты янында транспорт хәрәкәте чикләнә. Юлның бу өлешендә канализация салу эшләре башкарылачак.

18 майдан 27 майга кадәр Себер тыкрыгының 2нче йорты янында хәрәкәт чикләнә. Бу суүткәргеч төзү һәм горизонталь бораулау өчен кирәкле техника китерү эшләре белән бәйле.

Тышкы төзекләндерү комитеты автомобильчыларга игътибарлы булырга һәм вакытлыча урнаштырылган юл билгеләре күрсәтмәләрен үтәргә киңәш итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100