Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
18 майда Татарстан Милли музеена керү бушлай булачак
Бу көнне Халыкара музейлар көне билгеләп узыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан,11 май, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова).18 май Халыкара музейлар көнендә, музейга керү бушлай булачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Милли музееның матбугат хезмәте җитәкчесе Руфия Мөхетдинова.
«18 май көнне музейда бөтен күргәзмәләр һәм экпозицияләр эшлиячәк, - ди Руфия Мөхетдинова. - Шулай ук, балалар уен мәйданчыгында чаралар, төрле экскурсияләр, мастер-класслар да оештырыла. Халыкара музейлар көне ел саен оештырыла торган бәйрәм. 1977 елда Мәскәүдә һәм Ленинградта узган чираттагы утырышларының берсендә 18 май – Халыкара музейлар көне дип игълан ителгән иде. 1978 елда бу көн дөньяның 150дән артык илендә һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтелгән».

Татарстанда бүгенге көндә 152 музей бар. Шуларның 14 е дәүләтнеке (45 бүлекчә), 49 музейханә (44 бүлекчәсе) муниципаль берәмлекләрнеке.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз