news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

18 майда Казан музейларына керү бушлай булачак

Татарстан Милли музее Казан кунакларын экспозицияләр белән танышырга һәм остаханәләрдә катнашырга чакыра.

(Казан, 10 май, "Татар-информ"). 18 майда, Халыкара музейлар көнендә, Казан музейларына керү бушлай булачак. Бу хакта Милли музей матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Милли музее Казан кунакларын экспозицияләр белән танышырга һәм остаханәләрдә катнашырга чакыра.

Монда шулай ук балалар өчен дә чаралар каралган. Театральләштерелгән тамаша аша Татарстан тарихы белән дә танышырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot