news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

18 мартта Санкт-Петербургта Түбән Кама Татар дәүләт драма театры гастрольләре була

18 мартта Санкт-Петербургта Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры гастрольләре узачак. Театр артистлары Петербургка Туфан Миңнуллин пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Нәзер» спектаклен алып килгән. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сугышта исән калу өчен кеше ниләр генә кылмый? Туган як һавасын тагын бер тапкыр күкрәк тутырып сулар өчен нәрсә генә эшләмисең? Яшь хатыныңа тагын бер карау һәм аны кысып кочаклау өчен ниләр генә бирмисең?

Халыкта шундый сүз бар: нәзер әйтсәң, шул үтәлмичә үлмисең, имеш. Үлем якаңнан алса, әллә ниләр әйтерсең.

Сугышта ике дус – Хикмәтулла белән Хисмәтулла нәзер әйтәләр: бу мәхшәрдән исән-сау кайтсалар, бер атнага хатыннарын алышып торырга! Исән-сау кайталар бит болар. Тик нәзер турында оныталар. Шуннан соң башлана инде хәлләр…

Спектакль В.А.Шелгунов исемендәге Мәдәният йортында (Шамшев урамы, 8) 19.00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100