Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
18 мартның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
Татар теленнән яңа дәреслек әзерләнә, кыскартылган татар теле укытучылары барысы да эшкә урнашкан, Татарстан бюджеты дефициты быел 5,5 тапкыр арта.
Төркиянең өч телеканалында Татарстан һәм татарлар турында фильм күрсәткәннәр / Фильмны караган төрек, инглиз, гарәп милләт кешеләре Татарстанга килергә җыена.
Рөстәм Миңнеханов “Иннополис" махсус икътисади зонасы Күзәтчелек советы утырышын уздырды / "Иннополис” махсус икътисади зонасы Күзәтчелек советы әгъзалары яңа компанияләр – потенциаль резидентлар проектларын карадылар.
«Водяная» фильмы дүрт көн эчендә прокатта 1 миллион сумнан артык акча җыйган / Каюм Насыйри әсәрләре буенча куелган “Водяная” фильмын Россия кинотеатрларында 14 мартта күрсәтә башладылар.
Гөлнара Сабирова «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире вазифасына билгеләнде / Газетаның элеккеге баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров вазифасыннан үз теләге белән китә.
Анатолий Фомин Дәүләт Советы утырышында чыгышының бер өлешен татар телендә сөйләде / «Яртысын чын татарча сөйләде. Чын татар дип әйтсәң дә ярый хәзер», - дип бәяләде аның чыгышын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан мәктәпләрендә Алтын Урда юбилеена багышланган дәресләр узачак / Тарих институты мәктәпләргә Алтын Урда дәүләтендәге мөһим мәгълүматлар теркәлгән методик кулланма тараткан.
18 - 24 март көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы / Бу атнада “Әкият” курчак театры Зөлфәтнең «Таңга – Чулпан, айга - Зөһрә» әкиятен күрсәтә.
Кыскартылган татар теле укытучылары барысы да эшкә урнаштырылган – Рафис Борһанов / Мәгариф һәм фән министры 1200дән артык татар теле һәм әдәбияты укытучысының башка белгечлекләр буенча профессиональ әзерлек узганын әйтте.
Тәрбиягә алынган бала өчен акча түләү вәкаләтләре җирле хакимиятләргә тапшырыла / Моңа кадәр опекадагы яки гаиләгә тәрбиягә алынган бала өчен акча түләүне Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы алып барган.
Бу елга Татарстан бюджеты дефициты 5,5 тапкыр арта / Депутатлар Татарстан бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте.
Язучы Зифа Кадыйрова бүген татар китабына реклама җитми дип саный / "Бүгенге көндә нинди китаплар чыкканын да белмибез", - диде язучы.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры татар теленнән яңа дәреслек әзерләнүен әйтте / Татар телен укыту методикасын үзгәртүдә "әлегә туры юлга бастык дип әйтеп булмый", дип саный министр.
Тарихчы Алтын Урданың кайбер төбәкләрендә салым 5 кенә процент булганын әйтте / Алтын Урда чорында Рус территориясендә күпме салым алынуы турында төгәл мәгълүмат юк, әмма "татар талаган" дигән ярлык тагылган, ди Илнур Миргалиев.
Мөхәммәтшин илкүләм проектларны финанслау буенча федераль үзәк белән актив эшләргә өндәде / Татарстан әлегә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан бер миллиард сумнан азрак акча алган.
Фәнзилә Җәүһәрова Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчелегеннән китә / Филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова традицион мәдәниятне үстерү юнәлешендә 2002 елдан бирле җитәкчелек итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз