news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада 18 яшьлек питбайкер, светофорның кызыл утына чыгып, машина белән бәрелешкән

5 августта Түбән Каманың Тынычлык проспекты һәм Корабельная урамы чатында 18 яшьлек питбайкер катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Хокук саклаучыларның мәгълүматлары буенча, питбайкер көйләнә торган юл чатында светофорның кызыл утына чыккан һәм 72 яшьлек ир-ат идарә иткән KIA автомобиле белән бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә 18 яшьлек егет төрле тән җәрәхәтләр алган һәм хастаханәгә озатылган.

Искәртеп үтәбез, шул ук көнне Чаллыда да питбайкер катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Питбайк белән идарә иткән 13 яшьлек үсмер җиңел машина белән бәрелешкән. Питбайкерны Кама балалар медицина үзәгенә алып киткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot