Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшәүче 18 яшьлек егет мошенникларга 7 миллион сум акча биргән
Казанда яшәүче 18 яшьлек егет әти-әнисенең 7 миллион сум акчасын мошенниклар курьерына тапшырган. Бу хакта ТР Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә. Аферистлар егетне акчаларның чынлыгын тикшерү өчен курьерга тапшырырга күндергән.
Полиция хезмәткәрләре курьерның шәхесен ачыклаган һәм аны тоткарлаган. Ул Чабаксарда яшәүче 2008 елгы егет булып чыккан. Яшүсмернең шулай ук Казанда яшәүче тагын бер кыздан акча һәм бизәнү әйберләре алуы ачыкланган. Мошенниклар «тамгалы купюралар» аркасында аның әти-әнисенең проблемалары булырга мөмкин дип белдергән. Кыз курьерга бизәнү әйберләре һәм акчалар салынган сейф тапшырган, зыянның күләме 300 мең сум тәшкил иткән.
Аферистларның курьеры гаебен таныган. Сорау алу вакытында ул акча эшләү мөмкинлеге турында мәгълүматны интернетта табуын әйткән. Егетне өй арестына озатканнар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз