news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

18 июньдә Сургутның үзәк мәйданында Сабан туе була

18 июньдә Сургут шәһәренең үзәк мәйданында Сабан туе була. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Бәйрәм программасында Татарстан һәм Башкортстан артистлары катнашында концерт көтелә. Биредә шулай ук Сургут һәм округ коллективлары чыгыш ясаячак. Көрәш, балалар һәм өлкәннәр өчен спорт уеннары, кулдан эшләнмәләр күргәзмәсе, төрки халыкларны милли ризыкларынан авыз итү оештырылачак.

Бәйрәм 11.30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100