news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

18 июльдә Җөри авылында Питрау бәйрәмендә 50 артист чыгыш ясаячак

18 июльдә Мамадыш районында керәшеннәрнең традицион Питрау бәйрәме узачак. Оештыручылар фестивальнең төп сәхнәсендә һәм башка мәйданчыкларында чыгыш ясаячак артистларның тулы составын игълан итте. Исемлектә 50 исем: танылган татар эстрадасы осталарыннан алып яшь талантлы башкаручыларга кадәр. Бу хакта «Нократ» газетасы хәбәр итә.

Бәйрәм концертында катнашучыларның тулы исемлеге:

Аиша, Ак Булат, Айдар Рәкыйпов, Александр Игнатьев, Александр Архипов, Алинә Давыдова, Амелия Феофанова, «Бәрмәнчек» ансамбле, Анна Сулимина, Вадим Захаров, Валентина Брагина (Исламова), Валерий Шрыков, Винера Ганиева, Виталий Агапов, Владислав Архиреев, Галина Казанцова, Георгий Ибушев, Гөлнәзирә Талипова, Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов (Мамадыш), Динара Сәетбаталова, Зәкәрия, Зоя Борисова, Иван Пугачев, Игорь Дмитриев, Ислам Кәлимуллин, «Красно Диво», Лариса Басыйрова, Лена Бичарина, Лидия Әхмәтова, Людмила Янеева, Надежда Игнатьева, Оксана Дмитриева, Радик Шәрибҗанов Рәфис Кәлимуллин, Раяз Фасихов, Регина Павлова, Римма Никитина, Рифат Зарипов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Роберт Андреев, Сәидә, Салават Шәрифуллин, Светлана Минеева, Снежана Абрамова, Сөмбел Билалова, Татьяна Еремова, «Тимерхан» триосы, Чулпан Йосыпова, Юлия Туктарева, Яна Шалаумова.

Барлыгы – 50 катнашучы. Бәйрәм кунакларын бай программа көтә: халык күңел ачулары, йолалар, әйлән-бәйлән һәм, әлбәттә, яраткан артистларның матур чыгышлары, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot