Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
18 июльдә Омскида XXVI Федераль Сабантуй узачак
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Омск өлкәсендә. Эш сәфәре 18 июльдә Омскида узачак XXVI Федераль Сабантуйны оештыру мәсьәләләренә багышланган.
Татарстан делегациясе бәйрәмнең төп урынында – «Яшел утрау» мәдәният һәм ял паркында булачак. Анда инфраструктураның бәйрәмгә әзерлеге тикшереләчәк. Шулай ук Васил Шәйхразыев Омск өлкәсе хакимияте һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында Федераль Сабантуйны Оештыру комитеты утырышын уздырачак.
Сәфәрнең мөһим өлеше булып Җиңү паркына бару тора. Биредә Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил бюсты урнаштыру турында фикер алышу планлаштырыла.
Эш программасына Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов һәм җирле милли-мәдәни автономияләр җитәкчелеге белән очрашу да кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз