Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
18 июльдә Омск шәһәрендә Федераль Сабан туе узачак
2026 елда Омск Россиянең мәдәни башкаласы буларак кына түгел, ә XXVI Федераль Сабан туе уздыру өчен төп мәйданчык буларак та миллионлаган кунакларны җәлеп итү үзәгенә әвереләчәк.
Бүген, 8 июль көнне, Халыкара мультимедиа үзәгендә XXVI Федераль Сабан туена багышланган ачык сөйләшү форматында очрашу узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.
Очрашуда Омск «Дуслык Йорты» директоры, Россия халыклары ассамблеясенең төбәк бүлеге җитәкчесе Наталья Степанова һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура Рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров (видеоэлемтә аша) чыгыш ясадылар. Чарада шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты.
Данис Шакиров видеоэлемтә аша барлык катнашучыларны да сәламләде, шулай ук Омскта Федераль Сабан туе оештыруда үз өлешләрен кертүчеләргә олы рәхмәтен белдерде.
«Сабан туен уздыруда иң мөһиме – халык бәйрәме стилистикасы. Безнең җаваплылыкта 4 000нән артык Сабан туе уздырыла. Федераль Сабантуй – ул төбәкләрне берләштерә торган Сабан туе. Сабантуйның һәр кунагы безнең атмосфераны тоярга тиеш, бу бәйрәмнең тирәнлегенә һәм мәгънәсенә игътибар итсәгез иде», – дип ассызыклады Данис Шакиров.
Федераль Сабан туе Омск шәһәрендә 17-18 июльдә узачак. Әлеге чарада Россиянең 30 төбәгеннән һәм Казахстаннан килгән кунаклар катнашачак. Бәйрәм программасына ат чабышлары, Татарстан Республикасы һәм Омск өлкәсе сәнгать осталары концерты, гала-концерт, «Көрәш» ярышы, ярминкә һәм иҗади мастер-класслар кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз