Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
18 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстан спортчысы Пхёнчханда көмеш медаль яулады, Айдар Сөләйманов Якутиядә конкурста җиңде, Әлмәт театры Казанга гастрольгә килде.
Рөстәм Миңнеханов Пхёнчхандагы Олимпиадада уңышка өлеш кертүчеләрне котлады/Президент республика халкы һәм шәхсән үз исеменнән спортчы Андрей Ларьковка, аның беренче тренеры Владимир Махаловка уңышлар теләде.
“Мирас” татар музыкасы фестиваленең беренче концерты Фуат Мансуров истәлегенә багышланды/ Концерт кичә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында аншлаг белән узды.
Туган телдә башкарылган җыр конкурсында Айдар Сөләйманов Гран-при алды/ «Биир күн» («Под одним солнцем») – I төбәкара интерактив заманча җыр конкурсы Якутиядә уздырыла.
Татарстан спортчысы Андрей Ларьков Олимпиадада көмеш медаль яулады/ Спортчы Россия җыелма командасында чаңгы ярышларында 2нче булды.
Татарстан һәм Башкортстан журналистларына ТӨРКСОЙ премиясе тапшырылды/ Төркиянең Кастамону шәһәрендә Казахстан шагыйре Магҗан Җомабаев елы ачылышы узды.
Бүген Әлмәт театрының Казан гастрольләре башлана/ Афишада – театрның касса җыя торган премьералары.
#атнабай флешмобына Зәйнәб Фәрхетдинова кушылды/Татарстанның халык артисты Әнгам Атнабаевның "Ромашкалар" шигырен укый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз