Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
18 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары дөнья чемпионатында җиңүгә иреште, "Сөембикә"дә яңа җитәкче, Татарстанда "Ел спортчысы" тантанасы узды.
ТР Президенты РФ Катнаш сугыш төрләре берлеге җитәкчесе Федор Емельяненко белән очрашты/Быелгы эшләргә башлангыч нәтиҗәләр ясалды һәм алдагы хезмәттәшлек перспективаларын билгеләнде.
"Зенит" волейбол командасы үз тарихында беренче мәртәбә дөнья чемпионатының җиңүчесе булды/Казан волейболчылары клублар арасындагы дөнья чемпионатында 5 матчта бер партиядә дә оттырмады.
Миңнеханов Казан “Зенит”ын дөнья чемпионатында җиңүләре белән котлады/Президент волейбол клубы коллективына сәламәтлек, спорт уңышлары һәм яңа җиңүләр теләде.
“Сөембикә” журналының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова коллективка тәкъдим ителде/Журнал төрле катламдагы, дәрәҗәдәге бөтен хатын-кызлар өчен укырлык, якын журнал булырга тиеш, ди мөхәррир.
Татар кызы турында Һиндстан газетасы яза/Һиндстанда уза торган каллиграфия күргәзмәсендә Гөлназ Исмәгыйлева иҗатын һинд халкы да яратып кабул итте.
Евгения Тарасова һәм Илнур Зәкәрин Татарстанда "Ел спортчылары" дип танылды/Республика премиясен спортчыларга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.
Нияз Халитов турында әнисе китап яза/Зөмәрә Халитова язачак китапта архитектор турында кызыклы мәгълүматлар теркәләчәк.
Татарстанда төнлә -20 градуска кадәр суыта/Көндез максималь һава температурасы -7..-12 градус булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз