news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

18 декабрь вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

1708 елда Казан губернасы төзелә. 1912 елда хәзер Казанның К.Тинчурин театры урнашкан бинада беренче тапкыр спектакль күрсәтелә һ.б.

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). 18 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татар дөньясында:

1708 елда Казан губернасы территориясе

1708 елда император Петр I Россияне 8 губернага бүлә. Шулай итеп, Казан губернасы барлыкка килә. Аңа кадәр булган Казан Приказы юкка чыгарыла. 

Казан губернасы 71 өяз һәм 72 шәһәрне берләштерә. Башта аның составына Түбән Новгород, Уфа, Царицын (Волгоград), Касыйм, Муром, Әстерхан, Гурьев (хәзер - Атырау, Казахстанга керә) шәһәрләре дә керә. Соңрак Әстерхан, Түбән Новгород, Сембер, Саратов, Оренбург аерым губерна булып аерылып чыга, аерым территорияләр инде булган губерналарга бирелә. 

Казан губернасы гербы

1912 елда Казанда "Яңа клуб" бинасында Яңа театр ачыла. Бинада хәзер  Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры урнашкан. Бу Казан театры тормышына нигез салган вакыйгаларның берсе булып санала  Бәйрәм тантанасыннан соң Островскийның "Бедность не порок" спектакле куела. Анда губернатор Стрижевский да катнаша. Спектакльдән соң бәйрәм чаралары иртәнге дүрткә кадәр дәвам итә. 

Бүген табиб һәм педагог, галим, җәмәгать эшлеклесе, татарлар арасында беренче медицина профессоры Әбүбәкер Батыргәрәй улы Терегулов (21.02.1885-18.12.1966) вафат булган. 

Россиядә:

Бүген Россиядә Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе (ЗАГС) хезмәткәрләре көне.

1833 елда бөтен халык алдында Россиянең яңа гимны «Боже, царя храни!» башкарыла.

1876 елда Санкт-Петербургта Казан мәйданында эшчеләрнең беренче демонстарациясе үтә.

1890 елда Уфадагы опера спектаклендә Федор Шаляпин беренче тапкыр чыгыш ясый.

1940 елда нацист Германиясенең Советлар Союзына һөҗүме турында яшерен планы раслана. Аңа «Барбаросса» дип исем бирәләр.

1954 елда, Сталин үлеменнән соң, Илья Эринбургның "Оттепель" әсәре басылып чыга. Бу сүз белән соңрак Хрущев идарә иткән чорны атый башлыйлар.

Дөньяда:

1865 елда АКШ Конституциясенә унөченче төзәтмә кертелә. Аның нигезендә АКШта коллык гамәлдән чыгарыла.

Бүген Халыкара мигрантлар көне. БМО генераль ассамлеясе тәкъдим иткәнчә, 2000 елдан башлап, ул һәр елның 18 декабрендә билгеләп үтелә.

2010 елдан башлап, бүген Халыкара Гарәп теле көне билгеләп үтелә. Гарәп телендә һәм аның вариантларында сөйләшүчеләрнең саны 300 миллионга якын. 

Туган көннәр:

Муса Рахман улы Йосыпов – сәясәтче, журналист, Татар педагогия институты директоры (1933-1934), Татар дәүләт академия театры директоры (1934-1937). Сул эсерлар партиясе (1917-1919), РКП (б) әгъзасы (1919 елдан).

1896 елның 18 декабрендә Уфа губернасы Стәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Авыргазы районы) Әпсәләм авылында туа.

Уфа губернасы эшче һәм солдат депутатлары исеменнән V Бөтенроссия корылтаенда катнаша, РСФСРның беренче Конституциясен кабул итү өчен тавыш бирә. 1917 елның июненнән сентябренә кадәр Уфада татар телендә чыга башлаган "Авыл халкы" крестьян газетасы эшендә катнаша. 1933 елның ноябрендә М.Н.Покровский исемендәге Татар педагогия институты директоры итеп билгеләнә.

1937 елның 10 февралендә Казан шәһәре Молотов район комитеты Муса Йосыповны "коралсызланмаган эсер һәм буржуаз милләтче" буларак, партиядән чыгара. 1937 елның 12 февралендә аны кулга алып, Мәскәү төрмәсенә озаталар. 1937 елның 3 августында СССР  Югары суды хәрби коллегиясе "Казандагы милләтче оешманың әгъзасы булуда һәм идеология фронтында Советлар хакимиятенә каршы эшчәнлек алып баруда" гаепләп, аны үлеп җәзасына хөкем итә. 1957 елда исеме аклана.

Нәҗип Хәмитов - Россия һәм Совет хәрби эшлеклесе, полковник (1940). Беренче бөтендөнья, Ватандашлар, Икенче бөтендөнья сугышларында катнаша. Бөек Ватан сугышында һәлак була (1943).

1898 елның 5 (18) декабрендә Уфа губернасы Уфа өязе Бишавыл-Уңгар волосте (хәзерге Башкортстан Республикасының Кырмыскалы районы) Олыкүл авылында туган.

1942 Төньяк фронтка керүче Беренче Удар армиянең 397 нче укчы дивизиясенең штаб башлыгы. Демьянск юнәлешендә һөҗүмдә катнаша.

1943 елның маеннан 68 нче укчы корпус штаб башлыгы, июльдә корпус командиры. Август аенда Көнбатыш фронтта сугыша. Смоленскига һөҗүм операциясендә катнаша.

1943 елның 5 сентябрендә һәлак була.

Смоленск өлкәсе, Ельня районы, Ново-Тишево авылында, Ельня-Смоленск юлы буенда җирләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100