Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
18 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
М.Шәймиев пенсия реформасының котылгысыз булуын әйтте, Р.Миңнеханов Мәскәүдә сәнгать осталары концертын карады, Оренбургта "Мулла" фильмын күрсәтәләр.
Минтимер Шәймиев пенсия реформасына карата фикерен җиткерде / Ул реформаның котылгысыз булуын билгеләп узды.
Оренбургта "Мулла" фильмы күрсәтеләчәк / Кинотасма "Восток&Запад" кинофестивалендә тәкъдим ителә.
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә сәнгать осталары концертын карады / Чарада Мәскәү мэры Сергей Собянин катнашты.
В.Соловьев милли матбугатның иң яхшы язмаларын русчага тәрҗемәсен бирергә тәкъдим итте / Россия журналистлары берлеге рәисе матбугат чаралары турындагы законның яңа форматы турында уйланырга тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов 45 ел элек Суворов училищесын тәмамлаганнар белән очрашуда катнашты / 1973 елда училищены Россия оборона министрының беренче урынбасары Валерий Герасимов тәмамлаган.
Сентябрьдә Әлмәттә Спортның су төрләре үзәге ачылачак / Комплекста актив озын гомер үзәге, су тубы полосасы, синхрон йөзү, йөзәргә өйрәтү бүлекләре эшләячәк.
Татарстанда якынча 56 процент мәйданнан ашлык суктырылган / Бүгенгә якынча 800 мең га мәйданнан 2,15 млн. тонна иген суктырып алынган.
Мәскәүдә Фәрит Сәйфелмөлековка һәйкәл ачылды / Һәйкәлне Татарстан Республикасы урнаштырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз