Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
18 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
КФУда татар журналистика кафедрасы, башка кафедра белән кушылып, исемен югалта, Башкортстаннан ике ир-ат хаҗ сәфәренә атка атланып чыккан.
Башкортстаннан ике ир-ат хаҗ сәфәренә атка атланып чыккан / Юлга алар март аенда Болгардан (Татарстан) кузгалган. Сәфәрчеләр көненә илле чакрым юл уза.
КФУда татар журналистика кафедрасы, башка кафедра белән кушылып, исемен югалта / Мәктәп җитәкчесе Леонид Толчинский моңарчы булган структура заманча трендларны тулысынча чагылдыра алмый, дип белдерә.
"Татар-информ" чыганагы: Тукай премиясе комиссиясе Камил Кәримов өчен тавыш биргән / Комиссия карары Президент тарафыннан хупланган очракта, 26 апрель көнне Тукай исемендәге дәүләт премиясе аңа тапшырылачак.
“Бүреләр” башкорт рок-төркеме беренче тапкыр Казанда чыгыш ясаячак / "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенең гала-концерты тере татар музыкасына һәм яшь башкаручыларга багышланачак.
Илшат Рәхимбай «Күзалла» («Представь») фильмын интернетка урнаштырган / «Күзалла» («Представь») фильмының интернетка эленүен аның фестиваль тормышы тәмамланды дип аңларга мөмкин.
Татарстанның бәйсез музыкантлары бездә зур проект дәрәҗәсендәге музыкантлар булмавын әйтә / “Татар-информ”да татар альтернатив музыка вәкилләре катнашында матбугат конференциясе үтте.
Ф.Мөхәммәтшин: Татарларның туган тел өйрәнүгә ихтыяҗын канәгатьләндерү формаларын эзлибез / Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы федераль үзәк белән бергә хәл итү юлын эзли, диде Парламент җитәкчесе.
Дөньякүләм танылган сәнгать белгече Казан рәссамы И.Гыймранов эшләрен югары бәяләгән / Тарихта беренче тапкыр Лондонда милли рәссамның күргәзмәсе оештырылды, диде күргәзмә кураторы Евгений Жудров.
Казанда Шиһабетдин Мәрҗани рухына багышлап Коръән мәҗлесе узды / Бүген бөек татар галиме һәм дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанинең вафатына 129 ел тулды.
Зиннур Мансуровка төрки әдәбият дөньясының иң зур бүләген тапшырдылар / “Төрки әдәбиятта ел шәхесе” премиясен татар шагыйренә ТӨРКСОЙ җитәкчесе тапшырды.
Рабит Батулланың юбилей кичәсендә Нурбәк Батулланың “Алтын битлеген” күреп булачак / Рабит ага улының зур җиңүен бик сабыр һәм тотнаклы кабул иткән. “Әти безне дә артыгы белән сөенмәскә һәм артык борчылмаска өйрәтте", - диде Нурбәк.
Татар-башкорт җырчыларын берләштергән "Дуслык күпере" фестивале тәмамланды / Республика башлыгы исеменнән фестивальдә катнашучыларны, тамашачыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Газинур Морат: Тукайны патша хөкүмәте дә, совет хөкүмәте дә халык шагыйре дип исәпләмәгән / КФУда Тукайга багышланган “Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...” республикакүләм бәйгесе узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз