Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
18 апрельдә Казанда «Тоталь диктант» акциясе узачак
Казанда 18 апрельдә «Тоталь диктант» халыкара агарту акциясе узачак. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итә.
Акциядә теләге булган һәркем катнаша алачак. Быел акция бөтен республика буйлап меңнән артык мәйданчыкны колачлый. Казанда өч төп мәйданчык билгеләнгән. Шәһәрдә акцияне үткәрү урыннарын сайлау дәвам итә.
Текстның авторы – язучы һәм XX гасыр рус әдәбиятын өйрәнүче, А.М.Горький исемендәге әдәбият институты ректоры Алексей Варламов. Текст Александр Пушкинның балачагы турында аз билгеле булган вакыйгаларга багышланган.
Катнашучыларны теркәү 8 апрельдә башлана. Казандагы төп мәйданчыклар – Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясе, Казан дәүләт энергетика университеты һәм «ВИКО-Казан» коммерцичле булмаган автоном оешмасы. Хәзерге вакытта 42 мәйданчык теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз