news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

18-24 яшьлек кешеләрнең хезмәт хакы бер елда 20 процентка арткан

Россиядә 18-24 яшьлек яшьләрнең хезмәт хакы уртача 20,6 процентка арткан һәм 57,4 мең сум тәшкил итә. Бу хакта ТАСС «СберАналитика» һәм «Работа.ру» сервислары үткәргән тикшеренү мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Узган елда 25 яшьтән 34 яшькә кадәрге гражданнарның керемнәре 17,3 процентка арткан һәм 85,4 мең сум тәшкил иткән. 35-44 яшьлек россиялеләр башкалардан күбрәк акча эшли, ягъни 90,9 мең сум (+12,6 процент).

45 яшьтән алып 54 яшькә кадәрге гражданнарның керемнәре 9 процентка һәм 55 яшьтән алып 64 яшькә кадәргеләрнеке 8 процентка арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100