Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
18–20 сентябрьдә «Казан» гаилә үзәге янында транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертелә
Татарстан башкаласында «Яшьләр вакыты», «Гаилә белән сайлыйбыз» фестивальләренә әзерлек чаралары һәм аны уздыру уңаеннан транспорт хәрәкәтенә һәм машина кую урыннарына вакытлыча чикләүләр кертелә. Чикләү чаралары 18 сентябрьдә 00:00 сәгатьтән 20 сентябрь көнне 23:59 сәгатькә кадәр гамәлдә була, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.
Кирәк булган очракта, транспорт хәрәкәте Сибгат Хәким урамында – юлның Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәрге өлешендә, шулай ук «Казан» гаилә үзәге янындагы парковка киңлегендә чикләнә.
Исегезгә төшерәбез, 18 һәм 20 сентябрь көннәрендә «Казан» гаилә үзәге янында башкала халкына бай эчтәлекле бәйрәм программасы тәкъдим ителә. Чара кунакларына концертлар, остаханәләр, гаилә уеннары, яшьләр оешмалары тарафыннан тәкъдим ителә торган күргәзмә зоналары, аш-су мәйданчыгы, урам фестивале, гаилә белән бергәләп төшү өчен фотокиңлекләр, «Игелекле Казан» хәйрия мәйданчыгы һәм башкалар әзерләнә. Фестивальләргә Дәүләт Думасына депутатлар сайларга килгән тавыш бирүчеләрнең барысына да тапшырылачак беләзекләр буенча керергә була.
18 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр Казанда 465 сайлау участогы әзерләнә. Шәһәрнең ерак бистәләрендә яшәүче башкала халкына сайлау пунктларына бару өчен 31 бушлай автобус бирелә. Шулай ук беләзек ияләре өч көн дәвамында җәмәгать транспортыннан бушлай файдалана һәм шәһәр музейларына йөри ала.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз