Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
18.00 сәгатькә Татарстанда 2 миллион чамасы сайлаучы тавыш бирде
Казан районнарында тавыш бирүчеләр 38-58 процент тәшкил итә
(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ", Камил Әсадуллин). 18.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, V чакырылыш Дәүләт Советына сайлауларда 1 млн. 952 тыс. 14 сайлаучы тавыш биргән, бу гомумсанның 67,58 процентын тәшкил итә.
Тавыш бирүчеләр саны буенча элеккечә ТР Кайбыч районы лидерлык итә, сайлаучыларның 98,60 проценты тавыш биргән. Икенче урында - Чирмешән районы (97,91 процент), өченче – Әтнә районы (97,77).
Түбән Камада сайлаучыларның 62-63 проценты тавыш биргән, Әлмәттә –63, Түбән Камада – 52, Алабугада – 64, Яшел Үзәндә - 69. Казан районнарында тавыш бирүчеләр 38-58 процент тәшкил итә.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова, массакүләм гаризалар язу ярдәмендә участок сайлау комиссиясе эшен туктатырга омтылу дәвам итә, дип белдерде. Мондый очраклар 4-5 районда теркәлгән.
Комиссия әгъзалары укулар вакытында штаттан тыш вәзгыятькә әзерлек үткән иде, хәзер алар закон кысаларында эш итәләр, дип ассызыклады Н.Борисова.
(Фотосурәт izbirkom.tatarstan.ru сайтыннан алынды).
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз