news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

18.00 сәгатькә Әлмәт районы буенча тавыш бирүчеләр саны 61 процент тәшкил итә

Әлмәт авыл җирлегендә яшәүчеләр быел да кеше башыннан 200 сумнан җыярга булган.

(Әлмәт, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, 18.00 сәгатькә Әлмәт районы буенча референдумда катнашучылар саны 15476 кешегә җитте. Ул 61 процент дигән сүз. Бу турыда җирле басма яза.

Әлмәт авыл җирлегенә караган Дербедень белән Яшьләр бистәсе буенча референдумда катнашырга тиешле 470 кеше исәпләнә.

"Безнең кешеләрдә үзаң көчле. Референдумда 90 проценттан артык кеше катнаша. Быел да сынатмабыз дип уйлыйм. 2017 елда 98 мең сум акча җыелган иде" - диде авыл җирлеге башлыгы Артем Веретенцев.

Ике авылда да ремонт сораган юллар саны кими бара. Кайдадыр асфальт җәелсә, икенче урында вак таш салынган. Биредә дә үзсалым акчасын кая тотарга икәнлеген халык үзе хәл итә. Быел көзен уздырылган җыенда су белән тәэмин ителеш проблемасы күтәрелгән.

"Яшьләр бистәсендәге чишмә саекты. Җыенда резервтагы скважинаны чистарту турында сүз барды. Киләсе елда шуның белән мәшгуль булачакбыз. Дербеденьда исә юлга вак таш җәю дәвам итәчәк", - дип сөйләде башлык.

Әлмәт авыл җирлегендә яшәүчеләр быел да кеше башыннан 200 сумнан җыярга булган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot