Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
175нче гимназиядәге атыш турында эш каралган суд утырышына журналистларны кертмәделәр
Бүген 175нче гимназиядәге атыш турында эш каралган суд утырышына чит кешеләрне кертмәделәр. Гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башка тыңлаучыларның суд залыннан чыгып китүен сорадылар.
Бу – әлеге эш карала торган дүртенче утырыш. Узган утырышларда суд гимназиядәге атышта зыян күргән укытучылар һәм балалардан сорау алырга керешкән иде. Бүгенге утырыш та искәрмә булмады. Процесста зыян күргән укучыдан сорау алырга тиешләр иде, әмма ул башланганчы ук Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, сорау алу вакытында медицина мәгълүматлары игълан ителәчәген искәртеп, журналистларның суд залыннан чыгып килүен сорады.
Суд Нәфыйковның үтенечен канәгатьләндерде. Журналистлар һәм башка тыңлаучылар залдан чыгып китте.
Искәртеп узабыз, Казанның 175нче гимназиясендәге атыш турындагы эштә төп фигурант – әлеге белем йортын тәмамлаган 21 яшьлек Илназ Галәвиев. Нәкъ менә ул узган елның 11 маенда мәктәп бинасына бәреп кереп, балаларга һәм укытучыларга ут ача.
Кораллы һөҗүм нәтиҗәсендә 9 кеше (шуларның җидесе – балалар) һәлак була. 600дән артык кеше әлеге эш буенча зыян күрүче дип табыла.
Илназ Галәвиев үз гаебен таныды. Һәлак булучыларның туганнары аңа иң югары җәза бирүне таләп итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз