news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

175 нче гимназиядә атыш оештыручының эшен тикшерү тәмамланды

Тикшерүчеләр Казанның 175 нче гимназиясендә атыш оештыручыга карата үтерү, законсыз рәвештә шартлаткыч матдә әзерләү һәм сатып алу, шулай ук чит милеккә аңлы рәвештә зыян китерү буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерүне төгәлләде.

Эш материаллары буенча, фаҗиганең сәбәбе гаепләнүченең деструктив субкультураларның берсенең формаль булмаган вәкилләренә охшарга тырышуы булган. Ул аның турында мәгълүматны интернетта тапкан. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Психолог-психиатрия экспертизасы бәяләмәсе нигезендә, казанлы үз акылында булган һәм җинаять җаваплылыгына ия дип танылган. Ул үз гаебен тулы күләмдә таныган, кылган гамәлләренә үкенү белдергән. Җинаять эше судка җибәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100