news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

170 артык группировкалы Сириянең бердәмлеге турында сөйләү мөмкин түгел - Павел Колесников

КФУ галиме Сирияне яңадан кушу мөмкин түгел дигән фикердә тора.

 (Казан, 22 декабрь, “ Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). 21 декабрь көнне КФУның Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында Гарәп теле бүлеге җитәкчесе Павел Колесников “Сирия конфликты: хәзерге геополитик тенденцияләр һәм чыгу юллары” лекциясен укыды. Галим Сирияне яңадан кушу мөмкин түгел дигән фикердә тора.

“Хәзерге вакытта Сириядә таркау, һәркайсы күпмедер дәрәҗәдә террористик юнәлеш алган 170тән артык исламистик группировка бар. Шуннан чыгып, нинди бердәмлек турында сөйләргә мөмкин?”, - ди Павел Колесников.

"Конфликт территориальдән глобальгә әйләнде"

Аның әйтүенчә, Сирия конфликты соңгы алты ел эчендә территориальдән глобальгә әйләнгән. 2011 елда илдә купкан гражданнар сугышына кадәр илдә көчле Президент һәм парламент идарә формасы булган. Алтмышынчы елларда Сирия белән идарә итүгә Баас партиясе килгәннән соң, аның үзәген тәшкил иткән алавитлар хөкүмәт органнарының бөтен әһәмиятле вазифаларын басып алган. Ләкин хәзер Баас партиясе үз эчендә мөстәкыйль ике төркемгә аерылу сәбәпле, аның идарәсе нык көчсезләнгән. Шунысын искәртеп үтәргә кирәк, дәүләттә халыкның 70 проценттан артыгын сөнниләр һәм бары 12 процентын гына алавитлар тәшкил итә. 

“2011 елның язына кадәр Сирия 38 этно-конфессиясе булган иң тыныч илләрнең берсе булган. Төрле дин вәкилләре арасында беркайчан да низаглар чыкмаган”, - диде Павел Колесников.

2011 елда гражданнар сугышына әйләнгән ризасызлык Сирияне хәзер төрле бүленешләр кичерергә мәҗбүр иткән. Павел Колесников әйтүенчә, 2014 елның гыйнварында көрдләр этник төркеме Сириянең төньягында Дамаск (Сириянең башкаласы - Т.И.) белән килешенмичә автономия булдыруы турында игълан иткән. Икенче төрле аны Көнбатыш Көрдестан дип атыйлар. Бу автономиядә конституцияне кабул итү буенча сайлаулар да үткәрелгән. Аның милләтен көрдләр, гарәпләр һәм ассириялеләр тәшкил итә. Башкаласы итеп әл-Камышлы билгеләнгән, дип аңлатты галим.

Шулай ук Сириянең хәзерге территорияль бүленешенә килсәк, Павел Колесников әйтүенчә, Сириянең көньягында друз җәмәгате яши. Үзәктә хәзергә дәүләт гаскәре идарәсенә буйсынган сөнниләр. Алавитлар идарәсенә яр буе калган. Дәүләтнең христиан халкы (якынча 6 миллион кеше) илне калдырган.

"Конфликт килеп чыгуның сәбәпләре"

Галим Сириядә конфликт килеп чыгуның 3 төп сәбәбен аерып чыгарды. Этно-конфессиональ (хакимият башында алавитлар утыру белән ризасызлык), сәяси (коррупция күплеге) һәм, иң мөһиме, икътисадый. Урта диңгездә якынча 3 ел элек табигый газның зур ятмаларын ачылган. Бу газның урнашу җирлеге Кипр, Сирия, Ливан, Израиль, Төркиягә туры килә. “Төркия элек-электән үзенең элекке Госман империясенәдә булган җирләрен кире кайтаруга дәгъва кыла. Американы Сирия белән кызыксынырга нәкъ менә Төркия хакимияте этәргән булуы мөмкин”, - диде Павел Колесников.

"Конфликтка бәйле карашлар"

Галим Сирия конфликтының килеп чыгышына кагылышлы сәяси дөньяда ике төп караш яши, дип саный. Беренче караш буенча, гарәп дәүләтләрендә халык башыннан ук ризасызлыкта яшәгән. Халыкның ризасызлыгы соңгы чиккә җитеп, урамга чыккач, билгеле бер этапта каршылыкны тышкы көчләр тотып кына алган. Икенче караш буенча, гарәпләргә үз мәнфәгатьләрен яклап, урамга чыгарга шул ук тышкы көчләр этәргеч биргән. “Минем фикремчә, аларга этәргеч биргәннәр. Гарәпләр Америка кебек демократик дәүләттә яши алмый. Аларның менталитеты шундый. Халыкка авторитар режим, көчле лидер барлыгына ышану кирәк. Гарәп язына кадәр Сириядә уртача хезмәт хакы 2 мең доллар булган. Халыкны начар яшәгән, аларда ризасызлык шуның кадәр көчле булган дип әйтеп булмый”, - диде Павел Колесников.

Белешмә өчен: Гарәп язы дип 2011 елда гарәп дөньясында булып үткән демонстрацияләр һәм путчлар дулкынын атыйлар. Шуның нәтиҗәсендә Йемен, Египет, Туниста дәүләт әйләнеше була, Ливия һәм Сириядә гражданнар сугышы башлана. Соңгысында хәзер дә дәвам итә. Алжир, Иран, Иордания, Марокко, Оман халкы ризасызлык белдерә. Бу вакыйгалар Согуд Гәрапстаны, Көнбатыш Сахара һәм башка илләргә дә йогынты ясый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100