news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районында газ хезмәткәрләрен өйгә кертмәгән 17 кешене штрафка тарканнар

ТР Дәүләт торак инспекциясе Татарстанның Лаеш районы Сапуголи авылында яшәүче 17 кешегә карата административ эшләр кузгаткан. Моңа аларның йорт эчендәге газ җиһазларын тикшерү өчен «Газпром трансгаз Казань» белгечләрен өйләренә кертергә теләмәве сәбәпче булган.

Ведомство хәбәр иткәнчә, кагыйдә бозучыларга 5-7 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

«Инспекциядә кисәтүләренчә, әгәр штраф билгеләнгән вакытта түләнмәсә, эш судка тапшырылачак. Мондый хәл кабатланган очракта, газ белән тәэмин итүче оешманың газ бирүне туктатып торырга хакы бар», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot