news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

17 октябрьдә Санкт-Петербургта татар яшьләренең беренче форумы узачак

17 октябрьдә Санкт-Петербургта «Акыл фабрикасы» проекты кысаларында «Санкт-Петербург татар яшьләренең беренче форумы» узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Акыл Фабрикасы» — татар яшьләренең аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм инициативаларын үстерү мәйданчыгы.

Форум Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясенең мәдәни үзәгендә узачак. Чарага алдан теркәлү сорала.

news_right_1
news_right_2
news_bot