news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

17 октябрьдә Чаллыда гомум шәһәр өмәсе уза

17 октябрьдә Чаллыда гомум шәһәр өмәсе узачак. Бу хактагы карарны Чаллы мэры имзалады, дип хәбәр итә «Шәһри Чаллы».

Анда катнашучылар алдында кыш алдыннан шәһәрне чистарту бурычы тора. Өмә иртәнге 8дә башланып көндезге 12гә кадәр дәвам итәчәк. Өмәдә катнашучылар урам, паркларны чүп-чардан, яфраклардан арындыралар. Агачлар һәм куаклар утырталар, шулай ук агачларны санитар кисәләр.

Бу көнне паркларны, скверларны, яр буе зоналарын һәм бульварларны, шәһәр магистральләре буендагы яшел зоналарны, ишегалларын, Чулман, Меләкәс, Шилнә һәм Чаллы елгалары яр буйларын тәртипкә китерү планлыштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot