news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^17 ноябрь – Халыкара студентлар көне

^17 ноябрь – Халыкара студентлар көне

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Халыкара студентлар көне билгеләп үтелә. Ул 1941 елда Лондонда узган фашизмга каршы көрәшкән халыкара студентлар очрашуында оештырылган һәм Каршылык күрсәткән каһарманнар – Чехословакия студентлары истәлегенә билгеләнгән, шуңа күрә югары мәктәп укучылары халыкара теләктәшлеге көне санала. Әлеге бәйрәм уңаеннан ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев республика яшьләренә котлау белән мөрәҗәгать итте.

Кадерле дуслар!

Сезне чын күңелдән Халыкара студентлар көне белән котлыйм!

Республика тормышындагы мөһим вакыйгалар белән туры килгән әлеге бәйрәм дәүләт һәм яшь буын арасындагы элемтәне ныгыту өчен әйбәт сәбәп. Күптән түгел хакимиятнең муниципаль органнарына сайлаулар узды, анда республиканың яшьләр хәрәкәтләре һәм оешмаларының лидерлары һәм активистлары катнашты. Аларның катнашуы нәтиҗәсендә хәзер сезнең күбегезнең үз проблемаларыгыз хакында ачыктан-ачык хәбәр итеп кенә калмыйча, аларны чишү юлларының яңа формаларын да табарга була.

Республикада югары һәм урта уку йортларыннан барлыгы 250 мең студент, аларның күбесе студентлар иҗтимагый оешмаларына берләшкән. Алар үзләренең мөмкинлекләрен агымдагы елның язында узган IV Татарстан Республикасы Студентлар конгрессында тәкъдим иткән. Ул республика Студентлар лигасы эшчәнлегенә башлангыч нокта булган. Татарстан хөкүмәте һәм ТР Ректорлар советы арасында өч яклы килешүгә кул куелган, ул Татарстан яшьләренең иң прогрессив өлешендә иҗтимагый инициативалар үсешендә яңа перспективалар ача.

Халыкара студентлар теләктәшлеге көне – ул безнең бердәмлекне күрсәтү һәм җәмгыять алдында, шул исәптән студентлар алдында торган проблемаларны нәтиҗәлерәк чишү турында уйлау өчен әйбәт сәбәп. Сез белемле һәм максатка ирешүчән, һәм мин безнең җәмгыять сезнең белән һәм сезнең ярдәм белән үзгәрер дип ышанам.

Сезгә сәламәтлек, уңышлар, яңа ачышлар телим.

ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары А.С.Кондратьев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100