Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
17 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Зәй районы чәчүне тәмамлады, Кытайда эшлекле форумда Татарстан потенциалын күрсәттеләр, Ризаэтдин Фәхретдиннең "Мөхәммәдﷺ" китабы нәшер ителде.
Зәй районы чәчүне республикада беренче булып тәмамлады / Район кыр эшләренә иң беренчеләрдән булып керешкән иде.
Телләрне ирекле укыту милләтләр дуслыгын какшата - Удмурт милли-мәдәни автономиясе рәисе / Андрей Герасимов мәктәпләрдә телләрне укытуның якынча пропорциясен тәкъдим итә.

Кытайда Рөстәм Миңнеханов өчен “Әпипә” җырын башкардылар / Президент Чжэцзян провинциясендә Кытай коммунистлар партиясе сәркатибе Чэ Цзюнны Татарстанга чакырды.

Ризаэтдин Фәхретдиннең "Мөхәммәдﷺ" китабы нәшер ителде / Ул Татарстан Мөселманнары Диния Нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йортында татар һәм рус телләрендә басылды.

М.Ярмиев татарча тифлокомментарийлы спектакль турында: Театрда бөтен уңайлыклар тудырылган / 20 май көнне “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле татарча тифлокомментарийлар белән барачак.

Владимир Леонов: Казан Дөнья чемпионатына әзер диярлек / Татарстан спорт министры сүзләренә караганда, шәһәрдә юлларны һәм “Kazan-Arena” стадионын тәртипкә китерәләр.

Футбол буенча Дөнья чемпионаты Кубогы Казанга килеп җитте / Меңъеллык мәйданында журналистлар, волонтерлар һәм яшь футболчылар ФИФА Кубогы белән танышты.

Дагыстанда Татарча көрәш буенча төбәк федерациясе оеша / Махачкалада узачак "Сабантуй-2018"бәйрәмендә татар көрәшчеләре дә катнашачак.

Татарстан профсоюзлар федерациясе башлыгы Татьяна Водопьянова тоткарланган / Водопьянова зур күләмдәге коммерцияле җинаять кылуда шикләнелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз