news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

17 майда Татарстанда кыска вакытлы яңгыр һәм +24 градуска кадәр җылы була

17 майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Көньяк-көнбатыштан искән җил төньяк-көнбатыш юнәлешен алачак, аның тизлеге секундына 6-11 метр фаразлана. Яшен вакытында 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Көндез һава температурасы +19..+24 градуска кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot