news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

17 кешене 25 миллион сумга алдаган татарстанлы суд каршына басачак

25 миллион сумлык мошенниклык турындагы эш Казанның Вахитов район судына тапшырылган. Мошенниклыкта 31 яшьлек ир-ат шикләнелә, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2022 елның февраленнән 2025 елга кадәр чорда ир-ат, инвестиция эшчәнлеге тәкъдим итеп, 25 млн сумнан артык суммага 17 кешене алдаган. Ир-ат потенциаль кертемчеләргә коммерция һәм криптовалютадан югары керем вәгъдә иткән, шул исәптән, шәхси очрашулар вакытында да. Аферист беренче кертемчеләргә инвестицион табыш рәвешендә символик суммалар да түләгән.

Гаепләнүченең милкенә арест салынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot