news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

17 көндә республика юлларындагы транспорт һәлакәтләрендә 25 кешенең гомере өзелгән

Кичә, мәсәлән, Казан – Малмыж юлында җиңел машина җәяүленең үлеменә сәбәпче булган

(Казан, 18 май, “Татар-информ”). Кичә сәгать кичке 8 тулып узгач Казан – Малмыж юлының 64 нче чакрымында, Арча районы турысында, “ВАЗ-2114” белән идарә иткән 1982 елгы кеше, алдан чыгарылган нәтиҗә мәгълүматлары буенча, юл йөрү кагыйдәләренең 14.1 пунктын бозу нәтиҗәсендә 1987 елгы пассажирны таптаткан. Җәяүлеләр өчен каралган светофорсыз, ягъни регулировкаланмый торган юл кичүеннән чыгып барган җәяүле һәлакәт урынында һәлак булган.

Шул хакта “Татар-информ” агентлыгына хәбәр иткән республика ЮХИДИ идарәсе белешмәсе буенча, майның 17 көнендә республика юлларында кешеләргә бәла-каза китергән 259 транспорт һәлакәте булган, шулар нәтиҗәсендә 25 кешенең гомере өзелгән, 337 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Шул исәптән Казанда 99 һәлакәт 122 кешегә каза салган, 2 кешенең үлеменә сәбәпче булган.


news_right_1
news_right_2
news_bot