Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
17 июньдә Самара өлкәсенең Гали авылында Сабан туе була
17 июньдә Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылындагы «Сельский уют» туристик базасы территориясендә татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе узачак. Бәйрәм тантаналы төстә 11.00 сәгатьтә ачыла. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Бәйрәм программасына Татарстаннан килгән артистлар чыгышы, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты, спорт ярышлары, уеннар һәм аттракционнар, балалар уен мәйданчыклары, төрле бәйгеләр, милли көрәш кертелгән. Сабан туе кунаклары һәм бәйрәмдә катнашучылар өчен төрле товарлар, сувенирлар, милли ризыклар тәкъдим ителгән сәүдә рәтләре эшләячәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз