Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
17 илдән 22 мәгариф министры Казанда халыкара форумда катнашачак
7-10 июньдә Казанда беренче мәртәбә мәгариф министрларының халыкара форумы уза. «Киләчәкне формалаштырып» форумы Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта уза, анда 468 катнашучы була.
Форумда Әрмәнстан, Абхазия, Әфганстан, Венесуэла, Мали, Мьянма, Палестина, Шри-Ланка, Көньяк Осетия, Сербия Республикасы, Куба, Пакистан һәм башка илләрдән 22 мәгариф министры катнашачак. Моннан тыш, Мисыр, Кыргызстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сирия, Сенегал, Төрекмәнстан, Казахстан, Замбия, Конго Республикасы, Никарагуа һәм Таҗикстаннан 11 вазифаи затның катнашуы көтелә.
Россияне төбәкләрдәге мәгариф идарәсе органнарының 64 җитәкчесе, федераль педагогия университетларының 30 ректоры, Россия Мәгариф министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең 90 вәкиле, Дәүләт Думасының, Россия мәгариф күзәтчелеге һәм мәгариф министрлыгының 40тан артык вәкиле тәкъдим итәчәк.
Форумда икътисад үсешендә мәгарифнең роле, яшьләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү, шулай ук белем бирүнең үтемлелеге, балалар ялы һәм һәм чит илдә рус телен укыту турында сөйләшәчәкләр.
Чарада илдәге белем бирү системасы уңышларына, Россиянең алдынгы тәҗрибәсенә багышланган күргәзмә була. Чит илдән килгән катнашучыларга Татарстандагы белем бирү оешмаларына экскурсия оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз