news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

17 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Айдар Сәлимгәрәев Татарстан Президентының Мәгълүмати-аналитика идарәсе җитәкчесе булды, Татарстан чаңгычысы Нечаевская Олимпиада “бронзасын” яулады.

Айдар Сәлимгәрәев Татарстан Президентының Мәгълүмати-аналитика идарәсе җитәкчесе булды / Бу турыда боерыкны Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Музыкант Булат Шәймиев татар җырларын гавай гитарасында башкарды / Казанда яшь музыкантның беренче концерты аншлаг белән үтте.

Татарстанда социаль ипотека буенча 122 йорт төзелеше төгәлләнеп килә / Социаль ипотека буенча төзелүче 65 йорт хәзерге вакытта уртача дәрәҗәдәге әзерлектә.

#атнабай флешмобына Хәлим Җәләй кушылды / Театр һәм эстрада артистлары башкаруында шигырьләрне социаль челтәрләрдә #атнабай һәм #atnabay хештеглары белән күзәтергә мөмкин.

Дин бетмәсә, фән дә бетмәячәк - Айдар Шәйхин / “Гыйлем” проекты җитәкчесе Айдар Шәйхин дин һәм сериаллар турында Казан университетында лекция сөйләде.

Илдар Кыямов үзенең “Кара Чишмә карьясе” китабын тәкъдим итте / "Бу китабы чын мәгънәсендә аның үз халкына, үз туган төбәгенә мәхәббәте турында сөйли”, - диде Разил Вәлиев.

Татарстан чаңгычысы Нечаевская Олимпиада “бронзасын” яулады / Чаңгы буенча эстафетада Россиянең хатын-кызлар җыелма командасы өченче урын алды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда студент отрядларына алга таба да ярдәм булачагын әйтте / Бүген Студент хезмәт отрядларының республика форумында бүләкләнүче журналистлар арасында "Татар-информ" хәбәрчесе Чулпан Шакирова да бар.

Казанда бүген “Мирас” татар музыкасы фестивале ачыла / Татарстан Республикасының Симфоник дәүләт оркестры уздыра торган фестивальдә өч концерт булачак.

Казанлылар Меңьеллык мәйданындагы боз шәһәрчегендә коймак белән сыйланды / “Май чабу – 2018” бәйрәмен Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм республика халыклары Дуслык йорты оештырды.

Казанда китап кибетендә Әдәби марафон проекты җиңүчеләрен бүләкләделәр / “Без проектны дөнья күләменә чыгаруны максат итеп куйдык”, - ди Россия күләмендә узган Әдәби марафон проектының идея авторы Раил Гатауллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100